Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе

Сәламәтлек һәм сыйфат сакчысында-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе.

«Казан» Агросәнәгать паркында, комплекс ачылганнан бирле, иң эре бәйсез дәүләт ветеринария - санитария экспертизасы лабораториясе керүче продукцияне контрольдә тота. Ветеринария белгечләре югары класслы җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Лаборатория территориясендә эксперс-анализлар да (2-3 минут), шулай ук җентекле физик - химик тикшеренүләр дә үткәрелә. 9 кешедән торган хезмәткәрләр штаты комплекска кергән барлык продукцияне тикшерә, бердәм керү контролен тәэмин итә. Бәйсез лаборатория эше продукциянең югары сыйфатын гарантияләргә мөмкинлек бирә.

Игътибар итегез Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре
Яндекс.Метрика